Сезне Исламның иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Быелгы Корбан бәйрәме тагын да күңеллерәк, бәхет-шатлыкларга күмелеп узсын. Барыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, файдалы белем, хәерле, бәрәкәтле маллар бирсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе Гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен!
Ул кешеләрне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннары турында кайгыртырга, балаларны игелек һәм сафлык рухында тәрбияләргә өйрәтә.
Исламның югары гуманистик кыйммәтләре алга таба да безнең күпмилләтле район халкы арасында рухилыкны, үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклауга этәргеч булсын.
Бу якты бәйрәмдә мин һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрдә бәхет һәм муллык, барлык яхшы башлангычларыгызда һәм эшләрегездә иминлек һәм уңышлар телим.
Район башлыгы А.А. Шәфигуллин.