Урыссу балалар бакчасы тәрбиячесе республика конкурсы призеры

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә интеграцияле өйрәтү буенча «Спорт борылышлары» республика конкурсында призер булды.

 

«Авыл балалар бакчасы ЮХК буенча иң яхшы интеграцияләнгән дәрес» номинациясендә III урынны «4 нче балалар бакчасы» ММББУ тәрбиячесе Елена Рогачева алды.

 

Конкурска Татарстан Республикасының 37 районыннан 109 эш алынган.

 

2023 елның 27 июнендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм ОНК белән хезмәттәшлек комиссиясе һәм «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәле кысаларында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә интеграцияле өйрәтү буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International