Район мәдәният йортында Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар узды.
Традиция буенча сайлауларда Татарстан территориясендә яшәүче Үзбәкстан гражданнары катнашты.
Бу көнне Ютазы районында яшәүче һәм эшләүче 98 кеше үз тавышларын бирде. Сайлаулар барышын районның хокук саклау органнары вәкиле күзәтте. Сайлауларга Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насриев килде.
— Сайлау участогында тудырылган шартлар өчен рәхмәтлемен, - диде ул, район башлыгы Аяз Шәфигуллинга мөрәҗәгать итеп. - Ватандашларыбыз, эштә мәшгуль булу сәбәпле, туган илләренә барып, сайлау көнендә тавыш бирүдә катнаша алмый. Шуңа күрә алар өчен вакытыннан алда сайлаулар оештырыла.
Район башлыгы үз чиратында Үзбәкстан гражданнарына эшкә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Чөнки алар ярдәмендә районда елдан-ел күп кенә социаль программалар үз вакытында тормышка ашырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова да сайлау участогына килделәр.
Үзбәкстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Үзбәкстанда президент сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү 28 июньдә старт алды. Ул 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк, ә 9 июльдә сайлау үзе узачак.