Урыссу башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагеренда табигать байлыкларын һәм файдалы казылмаларны өйрәнделәрУрыссу башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагеренда табигать байлыкларын һәм файдалы казылмаларны өйрәнделәр

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Урыссу башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагереның чираттагы көне “Табигать байлыклары һәм файдалы казылмалар» тематикасы астында узды.

 

Көн иртәнге зарядка белән башланды. Соңыннан балалар "Табигать хәзинәсе" виртуаль экскурсиясендә булдылар, табигать байлыгы турында мультфильмнар карадылар. Көн табигатьтә чын экскурсия белән дәвам итте, анда балалар безне чолгап алган яшел дөнья турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, әле белмәгән агачлар һәм үләннәр белән таныштылар. Көн азагында экологик сәгать үткәрелде, анда һәр бала үзенең экологик плакатын ясады һәм саклады. Калган буш вакытларында балалар уйнадылар, биеделәр, кул эшләре белән шөгыльләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International