Урыссу укучылары экологик акциядә катнашты

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

29 июньдә Ютазы районы «активистлар лигасы» Балалар иҗаты үзәге волонтерлары «Чиста чишмә» экологик акциясен үткәрделәр.

 

Балалар чишмә территориясен тәртипкә китерделәр. Коры үләннән һәм яфраклардан чистарттылар, чүп-чар җыйдылар. Чишмәгә ярдәм итү - үз сәламәтлегеңә ярдәм итү, туган җиреңә табигый байлыкларын саклап калырга булышу. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә үз өлешләрен керттеләр.

 

Чишмә - саф су чыганагы. Ә эчәргә яраклы су кешегә көн саен кирәк.

 

Чишмәләр табигатькә кирәк, алар җир астыннан күренмәгән юллар белән үтеп, безнең елгаларга “туклану” бирәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International