Безнең районга эш визиты белән ТР Дәүләт Советы парламентарийлары килде.
Альберт Хәбибуллин һәм Леонид Якунин рәислегендә узган ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы барышында ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Ютазы районының ике депутатына район Советының «Татарстаннның АССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен медальләргә түбәндәгеләр лаек булдылар:
- Сирин ГАЛИЕВ, район Советы депутаты, «АгроМир» ҖЧҖ Советы Рәисе;
- Сәгадәтулла Төхбәтуллин, район Советы депутаты, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны.
ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы әгъзасы таныклыгы тапшырылды:
Светлана Самонинага, район башкарма комитеты җитәкчесе.