ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы барышында район делегатлары районның социаль объектларында булдылар.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре белән бергә республика парламентарийлары Урыссудагы 3 санлы мәктәптә спорт залы төзелеше барышы белән таныштылар, күптән түгел файдалануга тапшырылган «Атлант» ЯЯКында, Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларның кайбер йорт яны территорияләрендә, район мәдәният йорты мәйданында, Урыссу башлангыч мәктәбендә булдылар. Шулай ук делегация Иске Урыссу авылының мемориаль комплексында булды. Төзелә торган һәм файдалануга тапшырылган социаль объектлар буенча Экскурсия — республика программаларының тормышка ашырылуы, халыкның күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә финанс катнашы белән танышу иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Дәүләт Советы комитетлары әгъзалары районда башкарылган эшләрнең масштабларыннан һәм урыннарда акчаларны дөрес үзләштерүдән канәгатьлек белдерделәр.