Урыссуның 1 санлы башлангыч мәктәп лагереның икенче көне «Милли аш-су» тематикасы астында узды.
Иртә традицион рәвештә зарядка белән башланды. Аннары балалар өчен «Рецептлар тартмасы» костюмлы шоу үткәрелде. "Гаилә" паркында саф ёавада уйнау булды, анда балалар өчен "Калейдоскоп" уен күңел ачу программасы узды, анда балалар төрле конкурсларда һәм эстафеталарда рәхәтләнеп катнаштылар. Төшке аштан соң уеннар уйнадылар. Көн бай һәм кызыклы үтте.