Гөлнара Шәмсуллина: "Картлыкны онытмагыз - ул яңалыкны саклый"

2023 елның 7 июле, җомга

Билгеле булганча, 2023 елда Урыссуда музей ачу планлаштырыла.

Бүгенге көндә музей бинасы капиталь ремонтлана. Эшләрнең күп өлеше инде башкарылган бина эчендә өлешчә ремонт ясалган, шулай ук тышкы фасад яңартылган. Көннән-көн музей матурлана, бик тиздән бина кунакларны каршы алырга әзер булачак.

- Яшьләрне тарихи үткәнгә кызыксындыру мөһим. Район халкы бергәләп музейга ярдәм итсә һәм истәлекле әйберләрен тапшырса, бик яхшы булыр иде. Чөнки бу музей балаларның ял итү һәм патриотик тәрбия бирү почмагы булып тора. Яшьләрне халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итеп, һәрберебезнең шәхесе үсә. Чөнки халык зирәклеге юкка гына: «искене онытмагыз - ул яңалыкны саклый», - дип билгеләп үтте музей директоры Гөлнара Шәмсуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International