Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 11 июленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 11 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.