«Энергия» стадионында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күңелле бәйрәм үтте.
Сабан туен сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Вахитова инициативасы белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
Бәйрәмдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр актив катнашкан ярышлар, конкурслар һәм уеннар уздырылды.
Район мәдәният йорты артистлары тамашачыларны искиткеч концерт номерлары белән сөендерде. Сабан туенда катнашучылар үзләре дә бу бәйрәмдә матур җырлар һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар.
Ютазы муниципаль районы «ГТО» БФСК тестлау үзәге белгече Газинур Гариев җыелучыларга сәламәтлекләре төрле дәрәҗәдә какшаган кешеләр өчен ГТО БФСК сынау нормативлары эшләнгәнлеге һәм уңышлы кертелүе турында сөйләде.
Бәйрәм күңелле узды һәм һәр катнашучыга файдалы булды.