Урыссу 1 номерлы башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагереның ундүртенче көне традицион рәвештә күнегүләр ясаудан һәм дәртле флешмобтан башланды.
Иртәнге аштан соң укучылар «Солдатка хат» акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты булып балаларны хәрби-патриотик тәрбияләү һәм Россия армиясе солдатларына рухи ярдәм күрсәтү торды. Укучылар солдатларга хатлар яздылар, төрле рәсемнәр һәм картиналар белән озаттылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан укучылар «Атлант» ЯЯК үткәргән «Ромашковое счастье» күңел ачу программасын карадылар.