Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган 26 яшьлек Илүс Кәримов белән хушлашу Кәрәкәшле авылында, туган йорты территориясендә узды.
Бирегә авыл халкы, җирлек башлыклары, район халкы һәм җитәкчелеге вәкилләре, хезмәтләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, хәрби комиссар, җирлек һәм районның дин әһелләре җыелган иде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат-хәзрәт Мәрданшин, якташы белән хушлашып, Коръән сүрәләрен укыды, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, ана һәм мәрхүмнең туганнары белән югалту ачысын уртаклашып, район җитәкчелегенең үлгән яташыбыз гаиләсенә һәрьяклап булышлык күрсәтәчәген белдерде.
Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, үз Ватанының мәнфәгатьләрен яклап һәлак булган сугышчының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул ассызыклаганча, безнең ил бер тапкыр дөньяны фашизмнан коткарган, һәм бүген аңа демилитаризация һәм денацификация сәясәтен алып барырга туры килә. Вакыт узачак һәм бу хаклы эш өчен башларын салган кешеләрнең исемнәре алтын хәрефләр белән Ватан тарихына язылачак. Илүснең әнисе Миләүшә Кәримова берничә җөмлә белән улының ни дәрәҗәдә игътибарлы һәм намуслы егет булганлыгын ассызыклады.
Кәримов 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Рядовой Кәримов 2023 елның 1 июлендә Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. Һәлак булган якташларын авыл зиратына алып барганда, мәрхүмне озатырга килүчеләр бер-берсен алыштыра-алыштыра барды. Кайгы процессиясе алдыннан яшьармиячеләр атлады. Зиратта, хушлашу тантанасыннан соң, почет каравылы өч тапкыр залп белән коралдаш иптәше белән хушлашты.
Рядовой Илүс Кәримов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов бүләкне һәлак булган сугышчының әнисе Миләүшә Сәйлүн кызы Кәримовага тапшырды.