Әнисе аркасында ачлык күрмәгән.
Урыссуда яшәүче Саҗидә Ибраһимова үзенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина котлады.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән иң җылы теләкләрен җиткереп, ул тантананың сәбәпчесенә истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Үз чиратында, Байлар авылында туган Саҗидә Шагали кызы үз тормышы турында бәян итте.
— Ничә яшьтә булуымны хәтерләмим, — диде чал чәчле апа, - ләкин хәтеремә шул сеңеп калган: мин тәрәзә янында басып торам һәм җирле мәчетнең манарасын кисүләрен карап торам. Димәк, яңа замана килгән. Әти — әнием, мөгаен, коллективлаштыруга кадәр һәм аннан соң тормышны чагыштыра алгандыр. Ә без, ул вакыттагы балалар, совет чорын шулай кирәктер дип кабул иттек инде. Әти партия әгъзасы иде. 1942 елда фронтка киткәч, ул Мәскәү янындагы сугышларда катнашкан. Бер сугышта ул контузия ала. Госпитальдә дәваланганнан соң, табиблар нәтиҗә ясый – “хезмәткә яраксыз”. Коммунист буларак, ул үзен частька кайтаруларын таләп итә.
Юбилярның әтисе тыныч, сугыш алдыннан булган чорда да эшендә тырышлык күрсәтә. Какылы-Күлдә оешкан «Сабанчы» колхозында ашлык әзерләү буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнгәч, ул көндез дә, төнлә дә эштә югала. Саҗидә әнисенә өйдә хуҗалыкта ярдәм итә, эш арасында Иске Урыссу мәктәбенә йөри. Кыз хезмәт икмәгенең тәмен иртә татый. Тиздән ул колхозда эшли башлый. Яшь колхозчы ат җигәргә өйрәнә, лобогрейкада эшне үзләштерә. Халык «лобогрейка» дип атаган уру машинасы бөртеклеләрнең сабакларын кисеп, аларны платформага урнаштырган. Платформадан кисеп алынган культураны кул белән ыргыталар, бу зур физик көч таләп итә. Тик кемнең маңгае артык кызгандыр - ургычныкымы, әллә анда эшләгән кешенекеме – бәхәсле сорау.
- Ач булдыгызмы? – дигән урынлы сорау бирәм.
- Без әниебез аркасында ачлык кичермәдек, - дип җавап бирә. - Аяк астындагы үлән коткарды инде. Мин урманга барып, һәртөрле ашарга яраклы үлән җыеп йөргәнемне хәтерлим. Өйдә бәрәңге кабыгын чистартабыз, пешереп төябез дә үлән белән кушып кәлҗемә пешерәбез. Шуның белән ач булмадык инде. Әлбәттә, тулы кыйммәтле туклану турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде.
Сугыштан соң, 1950 елның мартында, авылга вербовкалаучы килә һәм кызны Бөгелмә янындагы буровойда эшләргә алалар. Бер елдан соң Саҗидә Ибраһимова Әлмәтнең нефть тармагында эшли. Урыссуга кияүгә чыккач, чирек гасыр район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Юбилярның үз балалары булмаса да, картлык көнендә ул үзен ялгыз тоймый. Саҗидә Шагали кызы кече сеңлесе һәм аның балаларының кайгыртуын тоеп яши. Әлбәттә, олы яшьне исәптән чыгарып ташлап булмый, әмма ул әле үзе икенче каттан төшәргә, эскәмиядә утырырга яки йөреп керергә сәләтле. Коммунист кызы, бу җыйнак гәүдәле апа - чын мәгънәсендә батыр кешеләргә бай булган, вакыйгалар һәм каршылыклар белән тулы үтеп баручы дәвернең якты вәкиле булып тора. Моны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 95 яшьлек ветеранга язган хатында ассызыклый да.