Район җитәкчелеге Курск сугышында катнашучыларны бүләкләде

2013 елның 30 августы, җомга
 Курск дугасында җиңүнең 70 еллыгы кысаларында ерак сугышчан вакыйгаларда катнашкан урыссулылар хөрмәтләнде.

   Социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев район җитәкчелеге исеменнән II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены кавалеры,   ”За боевые заслуги”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре иясе, Орлов һәм Курск алышларында катнашкан Миңнебай Миңнекәевкә һәм Кызыл Йолдыз, III дәрәҗәдәге  Дан орденнары кавалеры, “За отвагу”, “За взятие Берлина” медальләренә лаек булган, 125 туп-артиллерия полкы составында Курск сугышында разведчик булып катнашкан Иван Шокуровка азык-төлек пакетлары тапшырды. Вәлиев ветераннарны алар катнашкан сугышта җиңүләре белән котлады һәм сәламәтлек, иминлек, бәхет теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International