Әгәр агымдагы елның беренче яртыеллыгында Урыссу үзәк район хастаханәсе алдында 2890 кеше диспансер тикшерүе үткәрү бурычы торса, чынлыкта бу медицина процедурасын 2902 Ютазы кешесе узган.
Профилактик тикшерү планы да арттырып үтәлгән.
Поликлиниканың диспансер кабинеты шәфкать туташы Айгөл Галиуллина сүзләренчә, югарыда әйтелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә ике кешедә шикәр диабеты, биш кешедә — яман шеш, 19 кешедә — ашказаны-эчәк тракты авырулары, 48 кешедә — йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, 64 кешедә артык симерү ачыкланган.
Бүгенге көндә авыл халкын диспансерлаштыру тәмамланган. Хәзер скрининг, шул исәптән медицина тикшерүен район мәгариф бүлеге учреждениеләре хезмәткәрләре үтә. Алар 700 дән артык кеше.
- 2023 елда диспансерлаштыруның ике төп максаты билгеләнде. Бу кан әйләнеше системасы авыруларын беренче чиратта йөрәк ишемиясе авыруларын, яман шешләрне, шикәр диабетын, хроник үпкә авыруларын иртә ачыклау. Ягъни, еш кына инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерә торган хроник йогышлы булмаган авырулар. Шулай ук безнең алда авыруларның төп куркыныч факторларын ачыклау һәм төзәтү бурычы тора: югары кан басымы, канда холестерин һәм глюкозаның югары дәрәҗәсе, тәмәке тарту һәм алкогольнең зарарлы куллануы, тәннең артык авырлыгы, — дип билгеләп үтте Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире, табиб-онколог Азат Галиев.
Мәҗбүри медицина иминиятләве системасында иминиятләштерелгән барлык гражданнар да бушлай диспансерлаштыру үтә ала:
- өч елга бер тапкыр - 18 яшьтән 39 яшькә кадәр;
- 40 яшьтән башлап, шулай ук аерым категория гражданнарга карата — ел саен.
COVID-19 авыруы кичерүчеләр өчен тирәнәйтелгән диспансерлаштыру өстәмә медицина хезмәтләре җыелмасы булып тора. Беренче чиратта, коронавирус инфекциясе белән авырган хроник авырулардан интегүче гражданнарга тикшеренүләр кирәк. Моннан тыш, тирәнтен диспансерлаштыруны медицина картасында COVID-19 турында мәгълүмат булмаган граждан инициативасы буенча үткәрергә мөмкиннәр.