«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча укыту программасын оештыра

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

"Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яки) 25 яшькә кадәрге физик затлар тарафыннан оештырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.10.2021 № 971 карары нигезендә, 2023 елның 01 июленнән 09 июленә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе «Яшьләргә бизнес» яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча укыту программасын оештыра.

Чаралар көндезге форматта Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә узачак.

 

Программа 25 яшькә кадәрге яшьләрне кече һәм уртаэшмәкәрлек субъектларының эшкуарлык эшчәнлегенә өйрәтүгә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан грант алуга әзерләнүгә юнәлдерелгән.

 

Теркәлү өчен сылтама: https://xn--l1agf.xn--p1ai/.

 

«Татарстан Республикасы» төбәген сайларга кирәк, аннан соң «Минем бизнес» үзәге үткәргән өйрәтү чараларына язылу - заявка бирергә;  «Параметры заявки» бүлегендә «Курс обучения» исемлегендә «Обучающая программа по развитию молодежного предпринимательства «Бизнес молодым» сайларга.

Оештыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек өчен контакт заты: +7(993)418-26-73 Адиева Алия Нәфис кызы, укыту программасы координаторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International