Ютазылылар урып-җыю стратегиясен билгеләде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Динар Хәкимов иген басуларында булдылар.

Аерым алганда, алар Тукай, «Таң», «Кәрәкәшле», «Уңыш» һәм И.Нәбиуллин исемендәге авыл хуҗалыгы коллективларының көзге культуралары кырларында булдылар. Басуларны әйләнеп чыгуда авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин да катнашты. Урып- җыю кампаниясе алдыннан алар бөртеклеләрнең торышы белән таныштылар -аларның дымлылыгына һәм өлгергәнлегенә игътибар иттеләр. Нигездә, язгы кыраулар һәм аномаль эссе җәйләр белән җитди сынауларга карамастан, җирбагарлар уҗым культураларын ура башларга әзер. Игеннәрнең өлгерү дәрәҗәсе якын көннәрдә аграрийларга урып-җыю кампаниясенә керешергә мөмкинлек бирә. Ашлык уру комбайны һәм ярдәмче техникага килгәндә, алар әзерлек сызыгында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International