Чөнки физкультура - үз сәламәтлеген саклаучы кеше тормышында мөһим нәрсә.
Аннары балалар "Гаилә" паркына юл алдылар, анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Бергә биибез" бию флешмобы үткәрде. Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар һәм татлы призлар алдылар.
Төшке аштан соң лагерь тәрбияләнүчеләре көнен төрле өстәл уеннары уйнап дәвам иттеләр, конструктор-пазллар җыйдылар һәм ирекле темаларга рәсем ясадылар.