ГТО белән җәй

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

«Олимп» спорт мәктәбендә «ГТО белән җәй» акциясе кысаларында нормативлар тапшыру узды.

Спорт чарасын Ютазы районы ГТО БФСК тестлау үзәге белгечләре Газинур Гәрәев грек-рим көрәше буенча тренер Алинур Хәмитов белән берлектә уздырды. «ГТО белән җәй» акциясе кысаларында нормативларны «Олимп» спорт мәктәбенең көндезге спорт лагере тәрбияләнүчеләре тапшырды.

 

Исегезгә төшерәбез, «Олимп» спорт мәктәбе базасында көндезге спорт лагере оештырылган, аның җитәкчесе — грек-рим көрәше буенча тренер Алинур Хәмитов, анда укучылар җәйге каникуллар вакытында төп физик әзерлек һәм көрәшчеләрне махсус әзерләү буенча тренировкаларны дәвам итәләр.

 

Балалар үзләрен урыныннан сикерү, кулларда идәннән күтәрелү, 30 метр, 1500 метрлык дистанциягә йөгерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, гимнастик эскәмиядә алга иелү кебек дисциплиналарда тикшерделәр. Яшь көрәшчеләр сынауларны җиңел һәм дәрт белән уздылар, ГТО нормативларын уңышлы үтәделәр. Дисциплиналар буенча иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International