Балалар өчен җәйге каникулларда уку һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру максатыннан,13 июльдә Гаилә паркында Үзәк балалар китапханәсе бер көнлек “Эскәмьядә китап белән” дип аталган җәйге уку залы оештырды.
Балалар өчен бу җылы көндә кулларга китап тотып үткәрү һәм эскәмиядә уңайлы итеп яңа китаплар белән танышу өчен бик яхшы ысул булды. Малайлар һәм кызлар, китапханәгә кермичә, ачык һава астында уку залына керделәр. Балалар китапларны һәм журналларны актарып калмыйча, «Китап җәе» викторинасында, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда да катнаша алдылар.