Ютазы аграрийлары күчмә семинар-киңәшмә үткәрделәр

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә узган киңәшмә районның 2023 елның беренче яртыеллыгындагы терлекчелек һәм үсемлекчелек нәтиҗәләренә багышланганды.

Семинарның гамәли өлеше терлекчелек флагманы булган «А.Вафауллин» КФХ базасында узды. Әлеге хуҗалыкта сөт буенча күрсәткечләр республика күрсәткечләреннән югарырак. Вафауллин кыскача гына производствоны алып баруның төп моментларына тукталды. Гомумән алганда, район буенча терлекчелек күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда, берничә тапкыр яхшырган. Үсемлекчелеккә килгәндә, бүгенге көндә «АгроМир» ҖЧҖ борчак җыюга кереште. Шушы көннәрдә башка коллективлар да урып-җыюга керешәчәк. Киңәшмәнең теоретик өлешендә район башлыгы билгеләп үткәнчә, бөртекнең оптималь дымлылыгын көтәргә кирәкми, җыюга кыю чыгарга кирәк. Моның өчен комбайннар әзерләү эшен активлаштырырга. Шулай ук аграрийларның игътибары хуҗалыкларның 2024 елга чәчү мәйданнары структурасын эшләвенә юнәлтелде. Бу төп көзге туфрак эшкәртү ысулын билгеләү өчен кирәк. Әгәр дә бөртеклеләр өчен сөрүне туфракны әйләндереп салмыйча башкарырга мөмкин булса, кукуруз, көнбагыш, карабодай һәм борчак өчен тирән сөрү таләп ителә. Бу хакта авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин хәбәр итте.

Ахырда хуҗалык җитәкчеләре Тукай исемендәге үрнәк-күрсәткеч бодай басуына юл тоттылар. Сабан бодае сортларын яңарту кысаларында биредә “канюк” сортлы бодай чәчелә, ул РФ селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International