Ютазы районы БФСК ГТО тестлау үзәге белгече Газинур Гариев «ГТО Сабан туе» видеороликлар конкурсын уздыру турында хәбәр итә.
«ГТО Сабан туе» онлайн акциясе видеороликлар конкурсы булып тора.
Акциянең муниципаль этабы 2023 елның 12-20 июлендә уза. Акциянең республика этабы 2023 елның 21-28 июлендә узачак.
Конкурс онлайн форматта ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелә.
Видеороликларга таләпләр:
- герләрне этемнәр белән күтәрү һәм ике аяк белән урыннан этеп озынлыкка сикергән катнашучыны (конкурсантны) төшерергә кирәк;
- конкурсант, ГТО баннеры һәм районның танып белү билгеләре (район, шәһәр исеме, истәлекле урын, район исеме белән баннер һ. б.) фонында торырга тиеш;
- видеороликта өченче затлар катнашуы рөхсәт ителә;
- оригинальлек;
- дәвамлылыгы 60 секундтан артмый.
Конкурска йомгак ясау шартлары:
Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:
- Бер җиңүче судьялар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;
- Бер район-җиңүче - муниципаль районнар Үзәк телевидениесе битләрендә ВКонтакте социаль челтәрендә иң күп лайк видеоролик белән;
- Бер район-җиңүче - очраклы саннар генераторы ярдәмендә (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә туры китереп билгеләнәчәк).
Җиңүчеләр дипломнар, ГТО символикасы белән сувенир продукциясе алачак.