Алдан бәрелешүләр санын 40% ка киметергә мөмкин булды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Узган җомгада Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды.

 

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узды.

Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә видеоэлемтә режимындагы киңәшмә эшендә Ютазы муниципаль районы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия әгъзалары да катнашты.

Киңәшмәнең көн тәртибендә берничә актуаль мәсьәлә каралды. 2023 елның 6 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы буенча ЮХИ баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов хисап тотты. Билгеләп үтелгәнчә, 2023 елның гыйнвар-март айларында алгы бәрелеш белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен Татарстан автоинспекторлары берничә профилактик операция үткәргән. Аларның берсе - 5-15 март көннәрендә уздырылган «Каршы полоса» операциясе.

Мондый чаралар ярдәмендә республикада беренче өч айда алгы бәрелешләр санын узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  юл-транспорт һәлакәтләрен 43кә киметергә мөмкин булган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 28% ка, ә зыян күрүчеләр саны 47% ка кимегән.

Башка мәсьәләләр Татарстан автомобиль юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру барышына, республиканың мәгариф оешмаларында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән эш системасына кагылды.

Киңәшмәгә барлык җаваплы хезмәтләрне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшен көчәйтергә чакырып, Шамил Гафаров йомгак ясады.

Мондый чаралар ярдәмендә республикада беренче өч айда алгы бәрелешләр санын узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 43 юл-транспорт һәлакәтенә киметергә мөмкин булды. Мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 28% ка, ә зыян күрүчеләр саны 47% ка кимегән.

Башка мәсьәләләр Татарстан автомобиль юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру барышына, республиканың мәгариф оешмаларында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән эш системасына кагылды.

Киңәшмәгә йомгакны, барлык җаваплы хезмәтләрне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшен көчәйтергә чакырып, Шамил Гафаров ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International