Ютазы районы халкы игътибарына

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Ютазы районында эш эзләүчеләр өчен мәгълүмат

423950 Урыссу урамы, 64 йорт адресы буенча Урыссу поселогының почта элемтәсе бүлегендә вакант вазифалар исемлеге:

 

1. 1 класслы почтальон – беркетелгән оклад – 17500 сум+ күрсәткечләрнке үтәү буенча айлык премия 15-20% + сатулар (хезмәт күрсәтүләр) буенча бүләкләү, эш режимы 5/2 (ял көннәре - сишәмбе, якшәмбе)

 

Почта элемтәсе бүлеге почтальоны бурычларына керә:

- почта, финанс һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү;

- клиентлар белән эшләү - сату һәм төрле хезмәтләр пропагандалау;

- акча күчерүләрне китереп бирү, түләүләрне кабул итү һәм китереп бирү, пенсияләр һәм пособиеләр китереп бирү һәм түләү;

- почта юлламаларын һәм акча чараларын китерү һәм тапшыруны исәпкә алу һәм документаль рәсмиләштерү.

Матбугат басмаларына язылуны рәсмиләштерү;

 

Кабул ителгән корреспонденция, хатларны сортлау;

- беренчел документлар белән эшләү;

- пенсия алу өчен пенсионерларны почта элемтәсе бүлегенә җәлеп итү;

 

Таләпләр:

-төп гомуми белем;

- сатуда эш тәҗрибәсе хуплана;

- кулланучы дәрәҗәсендә ПК һәм оргтехниканы белү;

- аралашучанлык һәм клиентлар белән эшләргә әзерлек;

- зур күләмле мәгълүмат белән эшләргә әзерлек;

- түбәндәге эшлекле сыйфатларга ия булу:

җаваплылык, башкаручанлык,

-тәртиплелек;

- заманча мәгълүмат чаралары белән эш итә белү;

 

Шартлар:

- Россия почтасы - ышанычлы һәм җаваплы эш бирүче;

- Айга ике тапкыр хезмәт хакы (хезмәт хакы, премия һәм өстәмә түләүләрдән тора);

- Эшнең беренче көненнән рәсми рәсмиләштерү;

- Түләүле больничныйлар һәм озын ял;

- Карьера үсеше һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге;

Хезмәткәрләр һәм балалар өчен бәхетсезлек очракларыннан һәм авырулардан иминиятләштерү;

Санаторийларга һәм балалар лагерьларына юлламаларны өлешчә компенсацияләү;

- Балалар өчен яңа ел бүләкләре;

- Корпоратив пенсия программасы;

Корпоратив спорт чаралары һәм секцияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International