Якын көннәрдә пациентлар поликлиниканың капиталь ремонтын лаеклы бәяли алачак.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында бара.
Бүгенге көндә поликлиниканың өч катында да эшләр тәмамланган, капиталь ремонтның соңгы аккордлары калды. Эшләр кураторы сүзләренчә, барлык катларда электр үткәргечләре, җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы алыштырылган. Икенче катта тәрәзәләр алыштырылган (беренче һәм өченче катларда пыяла пакетлар урнаштырылган), барлык катларда ишекләр яңартылган. Ремонт түшәмнәргә, идәннәргә һәм стеналарга ясалган. Яңа сантехника һәм радиаторлар, шулай ук видеокүзәтү камералары һәм янгын куркынычсызлыгы системасы урнаштырылган. «КоннектОйл» ҖЧҖ - подряд оешмасы булып тора.