Урыссу гимназиясенең 2б сыйныфы укучысы Әмир Кашапов «Зарарлы гадәтләргә - физкультура һәм спорт - альтернатива” Бөтенроссия акциясенең төбәк этабы призеры булды.
Әмир акциянең читтән торып турында катнашып, "Мин спортны сайлыйм" номинациясендә искиткеч видеоролик тәкъдим итте. Ата-аналар һәм педагоглар бу проектта бик ярдәм иткән һәм булышкан. Шунысын да әйтергә кирәк, яшь гимназияче спорт белән генә мавыкмый. Талантлы малай пианинода уйный, җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Әмир бик энергияле һәм күпкырлы үсеш алган зат. Аңа барлык башлангычларда да уңышлар телибез!