Урыссу поселогыннан Әбсәләм күле ягына таба җәяүлеләр юлы төзелеше бара.
Яңа тротуар Урыссу бистәсе стеласына кадәр салыначак. “Главтатдортранс” тарафыннан финансланган төзелеш «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, башта тротуар төзү пляж зонасына кадәр каралган иде. Әмма “Главтатдортранс” программасы торак пунктлар эчендә юллар төзүне генә үз эченә ала. Башлангыч бар инде.
Вакыт бер урында тормый — яңа программалар булачак, алар кысаларында муниципалитет тротуар төзелешен җәйге ял зонасына - яңа пляж зонасына кадәр дәвам итә алачак.