Ютазылыларның берничә буыны Урыссу үзәк район хастаханәсенең балалар шәфкать туташы Розалия Хафизованың сизгер күзәтүе астында үсте.
Ютазы районында бу мөлаем хатынны белмәгән бер генә әни дә юктыр. Инде утыз елга якын ул участок балалар шәфкать туташы булып эшли. Розалия Хафизова педиатр Ильянора Газизуллина белән бергә көн саен дистәләгән балаларны кабул итә, шулай ук алар яңа туган сабыйларны карап йөриләр, авыру балаларга өйдә медицина ярдәме күрсәтү өчен чакыруларга баралар.
Розалия Ясир кызы Ютазы районында туган. Ире Зәйтүн белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар.
Медицина өлкәсендә үз юлын Розалия ерак 1974 елда башлый. Мәктәпне тәмамлагач, кыз Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. «Акушерлык эше» белгечлеге алгач, ул Бәйрәкә хастаханәсенә палата шәфкать туташы итеп билгеләнә, ә аннары амбулаториядә фельдшер була.
Өйләнешкәч, ире белән Октябрьскийга күченә, анда бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли башлый. Берничә елдан соң ире белән төньякка — Ханты-Манси автономияле округына яшәргә китәләр. Монда һөнәре буенча эшләү мөмкин булмый, һәм Розалия балалар бакчасында бала караучы булып урнаша.
1982 елда Хафизовлар гаиләсе туган якларына әйләнеп кайта. Розалия Ясир кызы ул вакытта әле гамәлдә булган N6 балалар бакчасына эшкә урнаша, башта бала караучы, аннары шәфкать туташы булып, бакча ябылганга кадәр эшли.
1995 елда ул Урыссу үзәк район хастаханәсенә участок балалар шәфкать туташы булып килә, һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куя. Егерме ел ул табиб педиатр Неля Буркова белән эшли. Мин үзем дә, кечкенә кыз чагымда, әнием белән бергә аларның якты бүлмәсенә килгәнемне хәтерлим. Чыннан да, район балаларының берничә буыны аларның игелекле кайгыртучан куллары аша үтте.
Тыйнак игелекле шәфкать туташы балаларның яраткан дусты. Ул яшь пациентлар белән дә, аларның әти-әниләре белән дә җиңел уртак тел таба.
- Нигә нәкъ менә шушы һөнәрне сайладыгыз?
- Мин балачактан ук табиб булырга хыялландым. Безнең авылда бик яхшы, игелекле һәм ярдәмчел хатын-кыз фельдшер булганын хәтерлим. Миңа ул бик ошый иде, мин аның кебек булырга тели идем. Шуңа күрә мин бу һөнәрне сайладым. Яшь чакта акушерлык күбрәк ошый иде, чөнки баланың ничек тууын күрү — бәхет. Еллар узгач, минем нәкъ менә балалар шәфкать туташы булу күңелемә якын булды. Балаларны, бигрәк тә кечкенә балаларны яратам. Аларның ничек үсүен күзәтү, алар өчен шатлану бик кызык. Һәрчак барлык кечкенә пациентлар, җитди авыру балалары булган гаиләләр өчен борчылам, барысына да ярдәм итәргә телим, — дип сөйләде Розалия Хафизова.
Розалия Хафизова гомере буе балалар белән. Балаларга ярдәм итү - аның бурычы. Балалар шәфкать туташы булып эшләү аның өчен зур шатлык.