Эш куркаклар өчен түгел.
Һөнәр турында гадәттә балачактан ук хыялланалар, максатчан рәвештә үз хыялларына баралар. Сайланыш үзгәрергә дә мөмкин. Ә кайвакыт язмыш очраклы рәвештә кешене үз һөнәренә алып бара.
Урыссу егете Андрей Заһидуллин белән дә шулай булгандыр. Армиядән соң ук, 1986 елның 11 августында, ул 42 нче хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частена (ВПЧ-42) килә һәм моңа әле дә үкенми. "Монда куркаклар эшләми! - ди Андрей Роберт улы, ә бит үзе монда очраклы рәвештә килеп урнашкан: танышлары чакыруы буенча. Беренче контракт өч елга төзелгән, башта яшь егеткә контракт тәмамланганчыга кадәр эшләү авыр булыр кебек тоелган. Аннары ул шулкадәр үз һөнәренә тартылган ки, аны үзгәртү турында бүтән уйламаган. "Янгын сүндерүче булу миңа ошый. Эш катлаулы, әмма кызыклы, мин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим», — дип сөйли Андрей.
...Янгын сүндерүчеләрнең эше җиңел түгел, өстәвенә, куркыныч та. Башка кешене коткарыр өчен, һәркем үз тормышын куркыныч астына куярга әзер түгел. Ул бүгенге көнгә кадәр Көрәш-Бүләк авылында булган коточкыч фаҗигане искә ала. Ике баланы әти-әниләре өйдә ялгыз бикләп калдыра, ә үзләре эшкә китә. Балалар шырпы белән уйныйлар, агач йортка бер мизгелдә ут каба. Эссе һава торышы була, йорт тиз янып бетә. Янгын сүндерүчеләр түбә җимерекләре астыннан ике күмерләнгән сабый мәетен алып чыгалар... Бу фаҗига аның хәтерендә мәңгегә кала. Без, олылар, балаларыбызның үлүенә гаепле...
Андрей Заһидуллин бу кыюлар һәм батырлар һөнәрен аңлы рәвештә сайлаган.
Кабул ителгән карарларның тизлегенә һәм коллективның җайга салынган гамәлләренә барысы да бәйле! Монда кыюлар гына эшли. Безнең эшебездә иң мөһиме — тупланганлык, дисциплина һәм вазгыятьне аек бәяли белү", - ди Андрей Заһидуллин.