Акциянең символлары булып шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр тора. 27 июльдә Ютазы районы халкына шәмнәр кабызырга, мемориалларга чәчәкләр салырга, уенчыклар калдырырга, ак розалар утыртырга, ак шарлар һәм кәгазь кораблар очырырга, бер минут тынлык игълан итәргә һәм фәрештәгә әверелгән Донбасс балаларын искә алырга мөмкин булды.
«Донбасс балаларына, сугыш балаларына» һәйкәле 2017 елның 1 июнендә Ленин комсомолы исемендәге Донецк паркында куелган.
Аның прототибы - Буткевич авылыннан 13 яшьлек малай, ул 2014 елның августында Украина ягыннан атыш вакытында 9 яшьлек сеңлесе Таняны үз тормышы бәрабәренә коткарган. Быел Кирилл Сидорюкка 21 яшь тулган булыр иде...