Хөрмәтле район халкы!

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле район халкы!

Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, якташыбыз Комиссаров Виталий Вячеславовичның һәлак булуы турында ачыну һәм үкенеч белән хәбәр итәргә мәҗбүрмен.

Виталийның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Виталий Вячеславович безнең хәтердә һәм безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Без аның батырлыгын, фидакарьлеген һәм үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлавын истә тотачакбыз.

Каһарманнар даны хәтердән җуелмаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International