Кәрәкәшле авылында яшәүче Абдулхак Хәялиевка 20 июльдә 95 яшь тулды.
Ветеран өлешенә язмыш күп сынаулар әзерләгән. Тумышы белән ул Апас районыннан.
Аны 14 яшьлек яшүсмер килеш ФЗУга кабул итәләр, анда алар 56 кеше бер бүлмәдә яшиләр. Барысы да ач һәм фәкыйрь була. Хезмәт эшчәнлеген Абдулхак Казан заводларының берсендә токарь булып башлый. Һәм шулай итеп ул 47 ел гомерен туган заводына бирә.
Абдулхак Хәяли улы бүген аңа бөтенләй чит кешеләр гаиләсендә яши, алар аны үз туганнары итеп кабул итәләр. Рамис һәм Флорида Латыйповлар өчен ул туган һәм якын кешегә әверелә. Яше зур булуга карамастан, ул бүгенге көнгә кадәр актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Хуҗалыкта ярдәм итә.
Ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котларга аның өенә Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов килде.
Ул котлау адресларын укыды һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
- Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән нык сәламәтлек телим, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да кимемәсен, ә якын кешеләрегез үз кайгыртулары һәм игътибарлары белән сөендерсен. Сезнең иңнәрдә - озын һәм лаеклы тормыш юлы ята. Сез Бөек Ватан сугышын һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын кичергән каһарман буын вәкилесез, — дип мөрәҗәгать итте юбилярга Закуан Варис улы.