Интернационалист сугышчылар истәлегенә ачылган сквер территориясендә Украинада махсус операция барышында һәлак булган ефрейтор Виталий Комиссаров белән хушлашу узды.
Подгорный поселогында яшәүче Комиссаров 2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Хушлашу тантанасында һәлак булган якташыбызның туганнары һәм якыннары, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссар Илшат Халитов, җирлек башлыклары, район хезмәтләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
- Бу Виталийның гаиләсе, туганнары һәм якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре өчен кире кайтарып алалмаслык авыр югалту, - дип билгеләп үтте район башлыгы матәм җыелышында катнашучыларга мөрәҗәгатендә. Район башлыгы ефрейтор Комиссаровның әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп, район җитәкчелеге һәлак булган якташының гаиләсен калдырмаячагын һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.
Панихидада чыгыш ясаган Марсель Корбанов Һәм Илшат Халитов шулай ук бүгенге сугышчыларның моңарчы күрелмәгән батырлыгын ассызыкладылар. Сугыш кырында һәлак булганнарның исемнәре, митингта яңгыраганча, бервакыт Бөек Ватан сугышында катнашучылар янында язылачак.
- Ефрейтор Комиссаров Виталий Вячеславович күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә, - дип тәмамлады сүзен хәрби комиссар.
Илшат Халитов хәрби бүләкне һәлак булган сугышчының туганнарына тапшырды. Хушлашу матәм митингы бер минут тынлык һәм һәлак булган якташыбыз янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.