Шагыйрь Владимир Владимирович Маяковскийның тууына 130 ел тулу уңаеннан Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл шагыйрәсе Саҗидә Гомәрова белән очраштылар.
Җирле шагыйрә Саҗидә апа шигырьләрнең ничек язылуы турында сөйләде. Олы яшьтәге хатын-кыз гомере буе шигърият белән мавыга. Ул шигырьләрен татар телендә яза.