Ютазы аграрийлары урып-җыю эшендә активлаша

2023 елның 21 июле, җомга

Безнең районга эш визиты белән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров килде.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Динар Хәкимов озатуында республиканың аграр ведомствосы белгече «АгроМир» ҖЧҖ кырларында булды. Шулай ук әлеге коллективта аграрийлар траншеягә сенажга алты компонентлы азык катнашмасы салу барышы белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, бүген район аграрийлары иген культураларын җыю һәм азык әзерләү кампаниясендә бөтен көчләрен куялар.

Шулай ук аграрийлар “Кәрәкәшле” ҖЧҖдә булдылар, анда 700 башка исәпләнгән заманча сөт комплексы төзелеше барышы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International