Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Бүгенге көндә сәүдә иң мөһим тармак булып тора, ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә районнар, шәһәрләр, төбәкләр һәм бөтен дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә үстерә. Бу икътисадның иң мөһим секторларының берсе, ансыз хәзерге тормышны күз алдына да китереп булмый. Мин Ютазы районында сатып алучыларга хезмәт күрсәтүнең культурасы һәм сыйфаты елдан-ел яхшыруына, сәнәгать һәм азык-төлек товарлары ассортименты, кибетләр һәм кафелар челтәре киңәйүенә шатмын. Сәүдә эшчеләренең хезмәте бик кирәкле, һәм аның нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына кешеләрнең тормыш уңайлылыгы, аларның иң актуаль проблемаларын хәл итү бәйле. Сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә мәшгуль булган хезмәткәрләргә актив сату, югары табыш, рәхмәтле сатып алучыларның елмаюлары һәм эштән тирән канәгатьлек телим. Сезнең йортыгызда мәңгегә бәхет, мәхәббәт һәм иминлек урнашсын!
Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин