Ютазы районын Болгарда «Яңарыш: заманча укылышта эпос» фестивалендә Урыссу гимназиясе педагогы Ольга Андреевна Тимофеева тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы чигелгән картасын һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының традицион чигелгән сөлгеләр күргәзмәсен тантаналы тәкъдим итү Болгарда «Яңарыш: заманча укылышта эпос» фестивалендә узды. Ютазы районы исеменнән Урыссу гимназиясе педагогы Тимофеева Ольга Андреевна чыгыш ясады.
Чара Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев катнашында 23 июльдә узды. Карта чигүче осталарга мәдәният министры урынбасары Рәхмәт хатлары тапшырды.