Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез.
Гражданнарның хокукларын яклау - сез үз язмышыгызны аңа багышлаган эш. Бу бик җитди, җаваплы, гаять зур физик һәм әхлакый көчләр таләп итә торган бурыч. Безнең тыныч йокыбыз, иминлек һәм куркынычсызлык хисе, гаделлек тантанасына нык ышануыгыз өчен рәхмәт.
Эшләрне оператив һәм сыйфатлы тикшерүгә, җинаятьләрне нәтиҗәле ачуга һәм коррупциягә каршы торуга хокук саклау системасының эше нәтиҗәсе, аның абруе һәм безнең халыкның аңа ышанычы бәйле.
Сез куелган бурычларны уңышлы үтисез, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, шәхси вакытыгызны исәпләп тормыйча, үз эшегезгә фидакарьлек, батырлык, сабырлык күрсәтәсез.
Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре! Сезнең һәрберегез иңнәрендә зур җаваплылык ята, әмма шуңа да карамастан, сез үз бурычыгызны намус белән үтисез. Җаваплы хезмәтегез һәм үз эшегезгә һичшиксез тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез, яңа һөнәри уңышлар телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.