Уенда ишегалды лагерьларыннан килгән балалар катнашты.
Волейбол мәйданчыгында уйнаган командаларның кызу алышын күзәтү кызыклы иде.
Волейбол команда спорт төре, һәм ярышларда катнашу нәтиҗәсе аның барлык катнашучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. Уенчылар матур һәм нәтиҗәле уен күрсәттеләр. Уртак дуслык мохитына карамастан, мәйданчыкта сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде, беркем дә бирешергә теләмәде, һәм һәр уен үзенчә кызыклы, көтелмәгәнчә һәм эмоциональ булды. Нәтиҗәдә, уенның һәр катнашучысы лаеклы бүләк алды: барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм ахырда барысы да бергәләп истәлеккә фотога төштеләр!