Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов Дәүләт йомгаклау аттестациясе -2023нең башлангыч нәтиҗәләрен ясады

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Төп чорда 2023 ел дәүләт йомгаклау аттестациясен  Ютазы муниципаль районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы - 229 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 76 чыгарылышчы тапшырган.

 

Агымдагы уку елында, төп дәүләт имтиханнарында, информатика (179 укучы - 78%), җәмгыять белеме (96 чыгарылышчы - 41%) һәм география (73 чыгарылышчы -  32%) кебек фәннәргә күбрәк сайланыш ясаганнар. Инглиз телен (9 кеше – 4%) һәм татар телен (19 кеше – 9%) тапшыру өчен сайлау тотрыклы булып кала.

9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган.

 

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның сайлау предметларына карата өстенлек ясаулары түбәндәгечә: биология, тарих, химия. Шул ук вакытта фәннәр буенча уртача күрсәткечләр түбәнәйгән: җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ (КЕГЭ), физика, әдәбият, инглиз теле.

БДИның иң яхшы нәтиҗәләрен (уртача балл) рус теле буенча сынауда катнашучылар (67,07), ә иң түбән нәтиҗәләрен физика һәм әдәбият буенча (50,33) алганнар.

2023 елда БДИның уртача баллы, 2022 ел белән чагыштырганда, биш фән буенча күтәрелгән (математика профильле дәрәҗә, физика, информатика һәм ИКТ (КЕГЭ), география, җәмгыять белеме).

 

Сергей Александрович төрле фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләрендә күзәтелгән үзгәрешләрне аерым билгеләп үтте. Мәсәлән, рус теле һәм география буенча югары баллчылар саны арткан.

Башка дисциплиналар турында сөйләгәндә, информатиканы 80-100 баллга - 18,18%, математиканың профиль дәрәҗәсен -  7,14%, тарихны - 14,29%, җәмгыять белемен 4,35% тапшырганнар.

2023 ел нәтиҗәләре буенча безнең районның 9 чыгарылыш укучысы «Укуда аерым уңышлары өчен» медале алу хокукын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International