Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендә узган бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе тантаналы мизгелдән башланды.
Мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасын цифрлы трансформацияләү концепциясен тормышка ашыруга керткән зур өлеше, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы чараларын оештыруда актив катнашканы өчен Светлана Петровна «Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» методисты Рөстәм Фәттаховка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Аннары Башкарма комитет бүлекләре башлыклары һәм тормышны тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре агымдагы эш турында хисап тоттылар. Хезмәт базарындагы вәзгыять, торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләүләр өлеше, аренда түләүләре керүе, опека һәм попечительлек буенча эш оештыру турында мәгълүмат яңгырады. Киңәшмә ахырында киләсе атнага бурычлар билгеләнде.