Гөлҗиһан Әхмәтшина кайчандыр Урыссу поселогында эшләп килүче Техснаб предприятиесенең фидакарь хезмәтчәне булып танылган.
Шушы көннәрдә Гөлҗиһан Шагали кызы 100 еллык тормыш чиген узып чыкты. Ул биредә эшләү ир-егетләрнең генә көченнән килгән сәнәгать предприятиесендә кайчандыр хезмәт куюына хәзер ышана алмый. Предприятие территориясе башкорт нефтьчеләрен техник яктан тәэмин итү өчен җиһазлар һәм инвентарь саклау зонасы булып тора. Исегезгә төшерәбез, Техснабны соңрак Октябрьский базасы дип үзгәрттеләр.
Производство ветеранын котларга аның туганнары һәм якыннары, «Туймазанефть» нефть-газ табу идарәсе ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар килде. Район башлыгы исеменнән чәчәкләр, бүләкләр, шул исәптән елмаюлар һәм изге теләкләр... Боларның барысына да хаклы рәвештә илнең җитди сынау елларына туры килгән чорда тормыш һәм хезмәт юлы узган хатын-кыз лаек булды.