Урыссу укучылары "Сәләт-Мирас" сменасында катнашалар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Гимназия укучылары Амалия һәм Әминә Ситдыйковалар «Сәләт-Мирас» сменасында катнашалар.

 

Смена балаларның иҗади эшчәнлеге процессында татар халкының мәдәни, рухи һәм тарихи мирасын үстерүгә юнәлдерелгән.

 

Белем бирү программасы үз эченә өч төп блокны - татар телен, тарихны һәм иҗатны (вокал, хореография, театр, гамәли сәнгать) ала. Смена кысаларында кызыклы иҗади очрашулар; татар теле һәм тарих дәресләре кысаларында интерактив уеннар уза;

иммерсив театр; махсус программаларда һәм кушымталарда музыкаль треклар төзү; татар биюенең нигезләрен һәм стилизациясен өйрәнү; каллиграфия; татар блогерлыгы; handmade (күн сәнгате, стильләштерелгән костюм элементлары, түбәтәйләр һ.б. булдыру); этник музыка кораллары белән танышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International