06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автоюлының 3 нче километрында Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә, «Тоннель» рейды үткәрделәр. Рейдның максатлары - юл-транспорт һәлакәтендә нәтиҗәләрнең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм бетерү, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирү. Рейд уздырыла торган урыннан ерак түгел «Иске Карьер» пляжы урнашуы белән бәйле рәвештә, транспорт чаралары йөртүчеләрнең исерек хәлдә булу-булмаулары тикшерелде.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 86 автомашина тикшерелде, 5 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Исереклек билгеләре булган машина йөртүче ачыкланды, йөртүчегә Урыссу үзәк район хастаханәсендә медицина тикшерүе узарга тәкъдим ителде. Полиция хезмәткәренең медицина тикшерүен узу турындагы законлы таләбеннән йөртүче баш тартты, аңа карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелде, автомобиль «Баулы» ДБУ махсус тукталышына урнаштырылды.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе рейд чаралары үткәрүне планлаштыра, ЮХИДИнең барлык бүлекчәләренең шәхси составы көчәйтелгән эш режимына күчерелә!
Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ идарәсе начальнигы