Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
2023 елның 29 июлендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән +37°ка кадәр көчле эссе көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
1. Өйдә салкын һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (булса) аеруча тәрәзәләр кояш ягына чыкса. Тышта һава температурасы өйдәгегә караганда түбән булганда тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерә ала, ләкин һава температурасы 35 градустан артканда, вентилятор эссе сугудан саклап кала алмый. Күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә урамда калмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, аеруча төнлә. Әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын бүлмәләрдә (мәсәлән, кондиционер белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Көннең иң эссе вакытында тышка чыкмаска тырышыгыз. Көч куеп физик күнегүләр ясаудан сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган машиналарда калдырмагыз.
3. Тәннең артык кызып китүенә юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкын душта коеныгыз. Шулай ук салкын компресслар куегыз яки салкын суга манчылган чүпрәккә төренегез, дымлы салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аякка салкынча ванналар ясагыз һ.б.ш. Киемнәрне җиңел һәм кысан булмаган натураль тукымадан кияргә кирәк. Урамга чыкканда, киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Сыекча эчү режимын саклагыз, татлы һәм спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
4. Башкаларга булышыгыз. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берсенең аномаль эсселек нәтиҗәсендә сәламәтлеге куркыныч астында булса, аңа кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр янына тәүлеккә бер тапкырдан да ким килмәскә кирәк. Әгәр дә пациент ниндидер дарулар кабул итсә, бу турыда дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның терморегуляциягә һәм организмның су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз. Әгәр дә сездә сәламәтлек проблемалары булса: даруларны 25 градустан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (инструкцияне үтәгез), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару эчсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.