Район башкарма комитетының кече залында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең (РДДМ) «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлегендә катнашучыларның район башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашуы узды.

2023 елның 28 июле, җомга

Беренчеләр хәрәкәте: өйрәнергә һәм танып белергә.

 

Светлана Шарпан җитәкчелегендә эшләүче районның креатив балалар хәрәкәте активлаша бара.

Районның "Беренчеләр хәрәкәте” сафларында йөздән артык укучы исәпләнә. Аларның һәрберсе коллективка гармонияле рәвештә кушылды һәм инде идеяләрне яңгырата, тәкъдимнәр белән чыгыш ясый. Әйтик, катнашучыларның берсе район башлыгының игътибарын «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда бер сменаны «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышлау мөмкинлегенә юнәлтте. Сорауны район башлыгы каләмгә алды. Ләкин, балаларның бик ачык концепциясе булырга тиеш — алар нәрсә белән мәшгуль, нинди идеяларны тормышка ашырырга җыеналар...

 

Очрашу барышында балалар муниципалитет җитәкчесенә сораулар күп бирде. Ничек уңышлы булырга, гаилә шәхес формалашуга ярдәм итәме, үзеңне нинди эшкә багышларга кирәклекне ничек аңларга?.. Яшь буынның әлеге һәм башка сорауларына район башлыгы үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирде. Аерым алганда, ул балаларның игътибарын һөнәр сайлаганда гомум кабул ителгән тенденцияләргә таянырга ярамый, дип юнәлтте. Әйтик, бүген “айтишник” һөнәре абруйлы икән, аны һәркем «тарта ала» дигән сүз түгел. Үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә таянырга кирәк. Күпме кирәкле эшче һөнәрләре лаеклы түләнә. Югары уку йортында белем алу һәрвакытта да кешенең шәхси үсеше, бай тормыш нигезе булып хезмәт итә алмаска мөмкин. Әлбәттә, балалар өчен «уңыш» төшенчәсе мәшәкатьләрсез  тормыш белән тәңгәл куела. Монда Аяз Шәфигуллин,  бары тик хезмәт аша гына кеше куелган максатларына ирешүен ассызыклады.

Россия белән бергә булу, кеше булу,  хәрәкәттә булу, беренче булу... Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге миссиясе гади. Аны үтәү юлы да катлаулы һәм сикәлтәле булмаячагына ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International