Китапханә мөдире Светлана Кунафина яшь укучыларга табигать күренешләре, хайваннар дөньясы һәм аларның гадәтләре турында күп кызыклы фактлар сөйләде.
Чара барышында балалар табигать һәм хайваннар дөньясы турында күп кенә яңа табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр белделәр, «Табигать серләре», «Яшел планета» төсле кызыклы энциклопедияләр битләрен актардылар.
Ахырда барлык катнашучыларга татлы бүләкләр бирелде.