Ютазы футболчылары җиңү яулады

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Урыссу поселогының «Энергия» стадионында узган мини-футбол турниры Ютазы районы командасының ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, турнир полиция полковнигы Атлас Сәмигуллин истәлегенә багышланды һәм анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск һәм Ютазы районнарының хокук саклау органнары командалары катнашты.

Эссе һава торышы да киеренкеләткән көрәштә Ютазы командасы беренче урынны алды. Икенче урынны - Бөгелмә командасы һәм өченче урынны Лениногорск командасы яулады.

Ярышларда намус һәм дәрәҗә белән чыгыш ясаган барлык футболчыларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырылды һәм алар хөрмәтенә алкышлар яңгырады. Ә үз уен кырында ютазылылар җиңелүгә юл куя алмый бит инде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International