Бетерелгән Яна Юл авылының элеккеге яшәүчеләре туган якларында кабат очраша. Бу юлы күңелләре кушуы буенча, сәбәпсез генә.
Яңа Юл авылының исеме безнең районның өлкән буыны кешеләренә таныш. Анда бик матур урыннар, җиләк күп һәм тәмле сулы чишмә бар.
Исегезгә төшерәбез, авыл 1927-1983 елларда гамәлдә булган, 1986 елда реестр документларыннан чыгарылган. Бүгенге көндә ул юк. Ләкин алар өчен авыл “тере” булган авылдашлар бар.
2007 елда беренче тапкыр элеккеге авыл халкы берләшеп, авылның 80 еллыгын бәйрәм итү өчен туган авылы урынында җыела. Шул вакытта йөздән артык кеше җыелган! Алар өчен мондый очрашулар хәзер традиция — 80, 85, 95 еллык юбилейлар шулай ук җылы һәм күңелле билгеләп үтелгән.
Районның актив хатын-кызы, ветераннар советы әгъзасы Зөлфия Кашапова бу җәйдә барысын да җыеп, авылга җәяүләп бару идеясе белән яна башлаган. Элеккеге булса да, авылдашлары белән, туган җирләрендә очрашырга бик теләгән.
- Безнең вацапта үз чатыбыз бар, анда мин узган ел Бәйрәкә авылыннан Яңа Юл авылына кадәр балачак сукмагы белән җәяү үтәргә тәкъдим иттем (элек автобуслар Бәйрәкә авылына кадәр генә йөри иде). Бәхеткә, мине хуплаучылар табылды. Быел, юбилей даталарын көтеп тормыйча, без җыелырга һәм балачакка, яшьлеккә җәяү барырга булдык. Без 6,5 км дистанцияне җырлар, истәлекләр белән җиңел һәм иркен үттек, ә авыл башында безне дусларыбыз Ленар ага һәм Мәкъбүлә апа көтеп тора иде. Картада авыл булмаса да, һәр кешенең күңелендә сагыну һәм кечкенә ватанына мәхәббәт яши, ә мондый очрашулар җан җылысы һәм күңелле истәлекләр заряды бирә. Мин һәрвакыт: "Яңаюллылар - аерым милләт", - дим, дип сөйләде сәфәр инициаторы Зөлфия Кашапова.
Очрашу узды. Җыелганнарның барысы да бик бәхетле һәм канәгать иде. Кешеләрнең туган җирләрен онытмавы һәм яратуы соклану уята!